Сары алма (Нафиса Сабиржанова суз,Людмила Аланлы кое) (исполнитель: Язгуль)
Сары алма
Людмила Аланлы көе, Нәфисә Сабирҗанова сүзләре
1. Көзнең көләч бер көнендә
Пәрәвезгә уралып,
Җиләк-җимеш бакчабызда
Йөрим уйлар уйланып.
Кушымта: Минем көзге җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.
2. Исемеңне кушкан идем
Алмагачның берсенә –
Алмалары алтын-сары
Төскә кергән, күрсәнә!
Кушымта: Бердәнберем, җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.
3. Кышлар җитеп, көмеш белән
Күмелсә дә җир өсте;
Өстәлемне һәрчак бизәр
Алманың алтын төсе.
Кушымта: Бердәнберем, җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.