Тэгэрилэр алмалар (Р.Хисматуллин кое, Л.Аблеева суз.) (исполнитель: Аршак Алтунян)
Хисләр ташып чыга җырлар булып, Тыеп тотып булмый күңелдә. Шул җырларым арасыннан берсен Көйләп йөрим әле бүген дә. Алмагачның төпләренә Тәгәриләр алмалар. Яшьли сөйгән ярларыбыз Чит-ятларга калалар. Үткәннәрдән килә бүгенгемә Бүгенгедән йөгерә үткәнгә. Тынгы бирми миңа шушы җырым Тормыш йомгакларын сүткәндә. Алмагачның төпләренә Тәгәриләр алмалар. Яшьли сөйгән ярларыбыз Чит-ятларга калалар. Алмагачның төпләренә һаман Тәгәриләр тәмле алмалар. Миңа насыйп булган бер алманы Ботагыннан өзеп алганнар. Алмагачның төпләренә Тәгәриләр алмалар. Яшьли сөйгән ярларыбыз Чит-ятларга калалар.