Бәхет кошы (Фарид Мифтахов көе Гульнур Айзат сүзләре) (исполнитель: Фарид Мифтахов)

Фарид Мифтахов көе Гульнур Айзат сүзләре

1.Бәхет кошын кемнәр күрде икән,
Кемнәр тотты аның канатын?
Шул бәхетне гомер буе куып
Кулларымны мең кат канаттым.
Кушымта:
Тоттырмады,очты биек-биек!
Күкләрнең дә җиде катына.
Мин дә очтым шул бәхетне эзләп
Тик бәхетле булу хакына.

2.Бәхет кошы!Нинди илләрдә син?
Кай якларда оя өлгерттең?
Өметләре сүнгән бик күпләрне
Өмет биреп кабат терелттең.

Кушымта:
Тоттырмады, кошым, очты биек!
Күкләрнең дә җиде катына.
Мин дә очтым шул бәхетне эзләп
Тик бәхетле булу хакына.

3.Бәхет кошым адаштымы юлын
Тарсындымы күген таулардан? 
Миңа килер , канат җилпер көнен
Мин көтәмен, көтәм яңадан.

Кушымта:
Тоттырмады,очты биек-биек!
Күкләрнең дә җиде катына.
Мин дә очтым шул бәхетне эзләп
Тик бәхетле булу хакына.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Luis Fonsi La Mentira  Luis Fonsi Persiguiendo El Paraiso  Luis Fonsi Todo Lo Que Tengo  Luis Fonsi Fuera De Control  Luis Fonsi Te Vas  Luis Fonsi Irresistible  Luis Fonsi Me Lo Dijo El Silencio  Luis Fonsi Yo Te Propongo 
О чем песня
Фарид Мифтахов - Бәхет кошы (Фарид Мифтахов көе Гульнур Айзат сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен