Арада салкын җил (исполнитель: Илдар Хәкимов)
АРАДА САЛКЫН ҖИЛ Каршыма киләсең, “ялгыштым,” - диясең, “Ул бәлки ышаныр,” – димә син. Барыбер киләсең, ни өмет итәсең? Ялганны кичермим – беләсең. Кушымта: Арада салкын җил, табынма узганга, Күземә ялварып карама. Өметне алдама, түзмәмен ялганга, Уйнаклап җил керде арага. Ышанмыйм мин сиңа, “гафу ит,” – димә син, Берьюлы кичердем, көлмә син. Оныттың, күрәмсең, акылга килерсең, Кабаттан кичермәм – түзәрсең. Кушымта. Ялгышу, беләмсең, бер була, төшенсәң, Сабырың канатың, тимә син.(??) Алда бит гомерең, “нигә ул?” – димә син, Җилләрдә канатсыз нишләрсең? Кушымта. [bad word] [bad word] club3524919