Atlar chaba - Tatarstan - TÜRKVIZYON-2014 :.combashturkvizyon (исполнитель: Aydar Suleymanov)
"Кони бегут"
Атлар чаба
Муз. Эльмира Низамова, слова Рената Хариса
1. Атлар кая алып бара -
Чамалыйбыз, беләбез.
Ә хәзергә кара яллы
Туры атта җиләбез -
Тояклары чакма чага,
Чакма булмый чаткысыз.
Без буген якты дөньяда
Җилеп йөрер чагыбыз.
Кушымта:
Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.
2. Көзге алтын яфраклардан
Ясарбыз әле бизәк
Без әлегә җилдерәбез
Алтыннарга кул изәп -
Тояклардан очкын оча
Әйләнә йолдызларга
Йолдыз сибеп калдырабыз
Безгә гашыйк кызларга.
Кушымта:
Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.
3. Бридж:
- Уууу... аааа...
- көмеш яллы, атлар алда,
- көмеш яллы, атлар чаба.
Кушымта:
Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.
Буран яллы атларга,
Көмеш яллы атларга,
Алтын яллы атларга!
О конкурсе и конкурсантах можно узнать в официальной группе TÜRKVIZYON | OFFICIAL GROUP | BALA TÜRKVIZYON https:/ [bad word] official_turkvizyon