Эх тала, тала, тала, тала ике белэгем. Нигэ тала, нигэ яна икэн минем йорэгем?.... Эх... (исполнитель: Татар халык жыры)

Сандугачлар ияләшкән 
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйлделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар,
Безгә насыйп яр булса

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Тренер Михаил педафил  Some drugs for alison  Небо7 - любовная история  Coming Home Again Mage  Never Talking to You Again Foo Fighters  Alikram  Эмо киды  Бер кыз бала жыр чыгарган 
О чем песня
Татар халык жыры - Эх тала, тала, тала, тала ике белэгем. Нигэ тала, нигэ яна икэн минем йорэгем?.... Эх...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен