Хин кайда мин шунда Галиям!Хин кайда мин шунда Загирым! (исполнитель: Ф. Гафаров & Н. Ирсаева)

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.

Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.

Галия:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры.

Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала.

Галия:
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.

Заһир, Галия бергә:
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Чернявая  The Blow True Affection  The Blow Hey Boy  Airplanes eminem  The Blow Hey Hey Hey Boy  The Blow In My Room  Руки вверх-ай яй ай  Space Dog Tori Amos 
О чем песня
Ф. Гафаров & Н. Ирсаева - Хин кайда мин шунда Галиям!Хин кайда мин шунда Загирым!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен