Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
ТӨНГЕ БИЮ. Җәйге төндә бүген бергә безнең тәннәр бөтерелә Бар дөньяны күмеп алган дәртле көйгә, дәртле көйгә! Тирә-юньдә яшьләр генә, алар бии, алар көлә – Син дә, дустым, кушыл, әйдә, бие, бие, бие, әйдә!!! Е, е, е, бэрэ-бие, бэрэ-бие!!! Яшен кебек бер мизгеллек утлар балкый төрле- төрле, Кинәт кенә яналар да, яктырталар тирә-юньне... Шашкын бию – безнең җаннар бербөтенгә әверелде, Ярсып тибә йөрәк, гүя, тәлап итә – бие, бие!!! Ярсып тибә йөрәк, гүя, таләп итә – бие, бие!!! Ярсый- ярсый бии яшьләр, төнне-төнгә кушып ялгап – Уртак уйлар, куллар – кулда, тәннәр тәнгә сырылышкан... Аяклары җирне тоймый, куллар исә очар канат – Әйдә, әйдә, бие, бие – move your body, get up, get up!!! Һәм тагын бер тапкыр!!! 15-16.05.2008 Ришат Галимов