Зинһар өчен, кермә төшләремә. (исполнитель: mubai)

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Мин бит сине күптән оныттым.
Җәй җилләре күптән, күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.

Зинһар өчен, кермә төшләремә.
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан.

Зинһар өчен, кермә төшләремә,
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Төннәремне калдыр үземә.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Минем хәлгә кемнәр төшенә?—
Сөям хәзер бары, бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Пока бьется сердце Mixking Beatz Prod DRedd  С чистого листа при уч Артур  Хадис 22 Путь ведущий к Раю Лекции  Песня Ивана Будько про чиновников Сваты 6  Послушать эту песнню небо надо мной как сомбреро 
О чем песня
mubai - Зинһар өчен, кермә төшләремә.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен