Җомга (Жомга) (исполнитель: Рөстәм Закиров (Рустам Закиров))

Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачы, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде.

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үгәндә дә – 
Гүрләргә кергәндә дә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Die Toten Hosen Wir bleiben stumm  Die Toten Hosen Tauschen gegen dich  Die Toten Hosen Angst  Die Toten Hosen Willkommen in Deutschland  Oomph! Der Alptraum der Kindheit  Die Toten Hosen Kauf MICH!  Детская- новый год новый год 
О чем песня
Рөстәм Закиров (Рустам Закиров) - Җомга (Жомга)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен