Идел бит ул. (Татар халык жыры) (исполнитель: Магафур Хисматуллин)

Идел бит ул,
тирән бит ул шул,
Тирән бит ул,
киң бит ул шул,
Тирән бит ул,
киң бит ул.

Караңгы төн,
Томанлы көн –
Без аерылган көн бит ул.

Идел бит ул – бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә шул,
Ул бит диңгезгә китә.

Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.

Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә шул,
Әйтер идем Иделгә:

Минем кайгыларымны да
Алып кит, дип, диңгезгә.

Су буйлары моңсу иде
Без аерылган чагында шул,
Без аерылган чагында.
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Alan Jackson The Old Rugged Cross  Show Me Lights Friendly Fires  Love Island Fatboy Slim  Alan Jackson Silver Bells  Emmylou Harris Goodbye  Emmylou Harris Wrecking Ball  Emmylou Harris Sweet Old World  Blinded in chains 
О чем песня
Магафур Хисматуллин - Идел бит ул. (Татар халык жыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен