"Әссәләмәгәләйкүм" С.Шәрипова сүз., М.Газетдинов көе (исполнитель: Рөстәм Галиев)
Әссәламагаләйкүм дип, Бирәбез кайнар сәлам. Сездән — безгә насыйп булсын, Вәгәләйкүм әссәлам. Алда булсын әле безнең, Җырларның иң матуры. Сезне сагынып, ерак юлдан, Канатланып кайтырбыз. Әссәламагаләйкүм дип, Бирәбез кайнар сәлам. Сездән — безгә насыйп булсын, Вәгәләйкүм әссәлам. Йөрәкләрдә яшәү дәрте, Яшәү гөле сулмасын. Җырлашып бер, утырулар, Тик соңгысы булмасын. Әссәламагаләйкүм дип, Бирәбез кайнар сәлам. Сездән — безгә насыйп булсын, Вәгәләйкүм әссәлам.