Җилфер-җилфер җил искәндә (исполнитель: Хәнәви Шайдуллин)

[bad word]  [bad word] tat_folk

Әхмәт Ерикәй сүзләре
Фәрит Хатыйпов көе

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез, дип,
Үзем куштым җилләргә.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Иртән искән язгы җилдән
Сора минем хәлемне.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә-сыгыла бөдрә тал.
Җил шикелле кайттым, иркәм,
Тизрәк чыгып каршы ал.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Тынгы белми ак каен;
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил, кояшым, кил, аем!..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Одинтри терпи родная  Манчаары Песня о народном герое  Беренсе мохаббат Венер Файзуллин  Под сердцем feat Мачете-Скамо  Моя сестра сегодня ты стала  Всё у барда должно быть сырым Вячеслав Мясников  Клеопатра Стратан Молдавская песня Жора  Офелия яна симон 
О чем песня
Хәнәви Шайдуллин - Җилфер-җилфер җил искәндә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен