Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Алтын кояш нурларыннан
Нур сирпелгән күзеңә.
Карадым да, хәйран калдым,
Гашыйк булдым үзеңә.

Эх,күзләрең, күзләрең,
Бигрәк нурлы йөзләрең.
Бер күз сирпеп кара әле,
Булма ул кадәр түзем!

Сандугач канатларыннан
Алдыңмы кыйгач кашың?
Күпме карасам да туймыйм,
Әйләндердең дә башым.

Эх, җаныем, эх, җанаш,
Күз өстендә кара каш.
Бер карадың, бер елмайдың,
Уйларга салдың тоташ.

Күл өстендә аккош сыман,
Киләсең йөзеп кенә.
Гомерлеккә ярым булсаң,
Яшәрмен сөеп кенә.

Эх,күзләрең,күзләрең,
Бигрәк нурлы йөзләрең.
Үзең миңа киләсеңме,
Барыйммы әллә үзем? ;)
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Не забирай мое сердце не запирай  Я тебя очень люблю Песня про ксюшу и леру  Пуэр Тигуанини Дэхунпау ЧП Баста  Закия 2014 Фаридуни Хуршед  Шан-хай-незнакомка  С ней rmx Валик Словецкий Константа  Литовская скороговорка - greitakalbe  Карен арутюнян-джулия 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен