Олы чишмә (Феликс Муртазин сүз. Альфред Якшимбетов муз.) (исполнитель: Феликс Муртазин (New 2014))

Олы чишмәм

Феликс Муртазин сүз. Альфред Якшимбетов муз.

Авылымның йөзек кашы

Көмеш сулы чишмәм

Җырлы чишмәм, моңлы чишмәм

Изге Олы чишмәм!

Ничә буын ул чишмәнең

Татлы суларын эчкән

Сандугачлар шул чишмәгә

Моңнарын эзләп төшкән!

Туйлардан соң “су юлы”на

Яш киленнәр төшкән

Бала- чага су чәчрәтеп

Шунда уйнап үскән!

Тырыш халкым җырлап эшли

Җырлап яши дә белгән

Сусаганга көмеш чишмәм

Салкын суын биргән!

Дошман килгәч, ир- егетләр

Яу кырына киткән

Еллар арты еллар үткән

Чишмә һаман көткән

Батыр уллар һәйкәл булып

Беркөн җиңеп кайтып төшкән

Тау өстендә горур һәйкәл

Тау астында чишмәм!

Сандугачлар шул чишмәгә

Моңнарын эзләп төшкән!

Җырлы чишмәм, моңлы чишмәм

Олы изге чишмәм!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Stoner train too doo doo  27лет  Танир мечта  Because of you Final song of British Got Talents 2011  Зачем я тебе Da Gudda Jazz  СВО-кокаин любви 
О чем песня
Феликс Муртазин (New 2014) - Олы чишмә (Феликс Муртазин сүз. Альфред Якшимбетов муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен