Эльдермешка кайтам але (исполнитель: Хания Фархи & Гульнара Габидуллина)
Сая елгалары ага Текə ярларга тулып. Агар идем шул якларга Чишмə моңнары булып. КУШЫМТА: Кайтам əле Əлдермешкə, Чишмəгə төшəм əле. «Һаман сине сөям» — диеп, Серемне чишəм əле. Су чəчрəтеп уйнап үстек Сөйдеркə буйларында. Тере су тамчыларыдай Калдың син уйларымда. КУШЫМТА Эчсəң Сөйдеркə суларын Сизмəссең дə салкынын. Яшəү көчең, дəртең артыр, Дөрлəр йөрəк ялкының. КУШЫМТА Əлдермеш якларын бизи Мəхəббəт үзəннəре. Ут йөрəкле егетлəре, Тиңдəшсез гүзəллəре. КУШЫМТА