Эгер мине сагынсан (исполнитель: Артур Мингазов hэм Марат Галимов)

Бик сагынсаң әгәр мине
Зәп-зәңгәр күккә карап
Син яшәгән якка таба
Аккошлар очып бара
Тик әйт әле мәхәббәттә
Аккошларга тиңме без
Тиң икән без аккош булсын
Безнең шартлы билгебез

Эзләрсең син аккошларны
Сөюеңне сакласаң
Тик кайгырма зәңгәр күктә
Аккошларны тапмасаң
Аларның бит гомерләре
Зәңгәр күккә бәйләнгән
Күпме аккошның гомере
Ак болытка әйләнгән

Бик сагынсаң, ак болытлар
Күренер аккош булып
Ак мамыкларын пар итеп
Очыртыр аккош болыт
Кар бөртекләре алдыңда
Бөтерелеп йөрерләр
Аннан күз яшлэрем булып
Керфегеңдә эрер дә
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
4аян Famaly - я не сделаю тебе девочка больно  Дашеньки и Сашеньки  Музыка без слов  Заметает Листопад алла горбачёва  Work Hard Play Hard Tiesto feat Kay  Ты прости Blackout 
О чем песня
Артур Мингазов hэм Марат Галимов - Эгер мине сагынсан?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен