Шул чакларда, әйтсәм сүзнең авырын, Күңелеңә авыр алма, матурым. (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Бу тормышта әллә нинди яклар бар,
Үземне дә күрә алмаган чаклар бар.
Шул чакларда әйтсәм сүзнең авырын,
Күңелеңә авыр алма, матурым.

Шул чакларда, әйтсәм сүзнең авырын,
Күңелеңә авыр алма, матурым.

Кайчак туры юлдан гына йөрмичә,
Каршымдагы бәхетемне күрмичә,
Ят күзләргә карасам мин ялгышып,
Ачуланма, гафү ит син җанашым.

Ят күзләргә карасам мин ялгышып,
Ачуланма, гафү ит син җанашым.

Син шатлыгым, син тормышым, тәхетем
Бөтен уем, яшәешем, бәхетем.
 Шул чакларда, әйтсәм сүзнең авырын,
Күңелеңә авыр алма, матурым.

Күңелеңә авыр алма, матурым.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Le chateau de sable  Every day every day  Dimelo  Express ost burlesque  Lmfao rock the beat  Red Nothing To Lose 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Шул чакларда, әйтсәм сүзнең авырын, Күңелеңә авыр алма, матурым.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен