Казан (исполнитель: Ильсия Бадретдинова)

Мең ел элек монда күмгəн кемдер бер эт.
Алга таба ханнар килеп салган кала.
Шуннан башлап гөрлəп яши шанлы Казан,
Һич картаймас, чөнки үсə əле һаман.

Шуннан башлап гөрлəп яши шанлы Казан,
Һич картаймас, чөнки үсə əле һаман.

Ə исең китəр гүзəллеккə, тау башында таш кирмəн
Бер якта туган авылым, анда бар, ди, тегермəн.
Бик матур Ева минең, пирамида гел сакта -
Нəкъ ирлəр бəдрəфе кебек, “эм” хəрефе һəр якта.

Бик матур Ева минең, пирамида гел сакта -
Нəкъ ирлəр бəдрəфе кебек, “эм” хəрефе һəр якта.

Миллион товар сата бүген вьетнам-базар.
Ярты Кытай бездə яшəп ята бугай.
Мəрхум Тукай, кайтса əгəр бу Казанга,
Чумар иде Камал башыннан Кабанга.
Мəрхум Тукай, кайтса əгəр бу Казанга,
Чумар иде Камал башыннан Кабанга.

Бер тиле ертык тəңкəсен мең ел элек югалткан,
Ə хəзер вакыты җиткəч, кемдер тəңкəне тапкан.
Югалту-табуларны да күп күргəн Казан-кала.
Сатканнар Сөембикəне, төзегəннəр манара.
Югалту-табуларны да күп күргəн Казан-кала.
Сатканнар Сөембикəне, төзегəннəр манара.

Мең ел буе урамнарда этлəр туе.
Мескен шəһəр, күпме түзгəн, тагын түзəр.
Əгəр бетсə байлык кесəлəр төбендə,
Кайгырмагыз, запас бар Кабан күлендə.
Əгəр бетсə байлык кесəлəр төбендə,
Кайгырмагыз, запас бар Кабан күлендə.

Исең китəр гүзəллеккə, тау башында таш кирмəн
Бер якта туган авылым, анда бар, ди, тегермəн.
Бик матур Ева минең, пирамида гел сакта -
Нəкъ ирлəр бəдрəфе кебек, “эм” хəрефе һəр якта.
Бик матур Ева минең, пирамида гел сакта -
Нəкъ ирлəр бəдрəфе кебек, “эм” хəрефе һəр якта.
Нəкъ ирлəр бəдрəфе кебек, “мы” хəрефе һəр якта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Кэти кэт  I kissed a girl Receptor mix Katy Perry  People Daniele Di Martino Kat Frankie  Balalaryn Balasy bala S Beater ft Bego  Re-Zone feat Klinedea - Melody Of My Heart  Network Of Lies OST Hunting The Phantom Multiverse  Anna Fox Extasy Project  Shes Cold feat Swizz Beatz Robin Thicke 
О чем песня
Ильсия Бадретдинова - Казан?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен