Талы талы. (исполнитель: Лилия Биктимирова и Фадис Ганиев)

Тәрәзә төбем исле гөл,
Иснә, дустым, исле ул;
Уртасында бер чәчәк бар —
Өзмим, синең төсле ул.

Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Тагын бер күрәсе килеп,
Үзәк өзелеп тора.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Рәхәтләнәм исенә.
Сәгать саен, минут саен
Син төшәсең исемә.

Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Тагын бер күрәсе килеп,
Үзәк өзелеп тора.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Мин ярата торган гөл.
Сине сагынып, җырлар җырлыйм —
Сагынуымны шуннан бел.

Талы, талы,
Талы бөгелеп тора; —
Тагын бер күрәсе килеп,
Үзәк өзелеп тора
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
А мне почти не вериться Дмитрий Колдун  Для тех кто не дружит  Con Las Ganas OST Три метра над уровнем  Евгений Васильев Какая ночь  Родники россии  Акула и Многоточие - Не проси ты меня  Ходим бродим Анна Мара и Джесси Мара 
О чем песня
Лилия Биктимирова и Фадис Ганиев - Талы талы.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен