Эйлэнеп авылга кайт эле (исполнитель: Руслан Кирамутдинов)
Юксынам дисең син, нигә соң? Гомерең узмаган бит әле. Туган як туфрагын сагынып, Әйләнеп авылга кайт әле. Саф чишмә сулары, һавасы, Тугае, болыны, урманы Кочаклап алырлар үзеңне — Әйләнеп авылга кайт әле. Күзләрең ямансу, боеклар — Алар да авылны сагына. Кайгырма, моңайма, юксынма, Әйләнеп кайт кына авылга. Юксынам дисең син, нигә соң? Гомерең узмаган бит әле. Туган як туфрагын сагынып, Әйләнеп авылга кайт әле.