"Туган ягы кирәк кешегә " Слова Ф.Яруллина (исполнитель: Автор музыки Раис Нагимуллин)

Читтә йөргән чакта, сагындырып, 
Кере өчен төнлә төшенә,
 Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,- 
Шатлыкларын ишеттерер өчен 
Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, -
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Nina Gordon Tonight and the Rest of My Life  Nina Gordon Badway  Nina Gordon Hold On To Me  Nina Gordon Hate Your Way  Sara Gazarek And So It Goes  Storywriter Supercar 
О чем песня
Автор музыки Раис Нагимуллин - "Туган ягы кирәк кешегә " Слова Ф.Яруллина?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен