Котлы булсын туйларыгыз (исполнитель: Фируза Сибгатуллина)

Карлыгач канатлы егет,
Сандугач тавышлы кыз
Кайсы йолдыз асларында
Очрашып кавыштыгыз?

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.

Чәчегезне үреп-үреп
Чәчләргә бәйләдегез.
Гомергә бер генә булсын
Туй дигән бәйрәмегез!

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.

Мәхәббәтегез юлыннан
Бердәм атлап китегез.
Ике язмышны бер итеп
Матур гомер итегез!

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Marvin Gaye It Takes Two  Otra noche  Вселенная  Hole dying  А твои глаза рисуют любовь  Для тебя все это чудо  Тебя любить я не устану  Андрей время 
О чем песня
Фируза Сибгатуллина - Котлы булсын туйларыгыз?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен