Бэхетле булыгыз!:)* (исполнитель: Никах конегез белэн cезне!!!)

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Хорошие девчата  Kozi qaro  9 грамм fuck  Zabranjeno  Cabi Song Caribbean Bay SNSD  Из Палестины  Skabbibal my dogs  Мультифэндом 
О чем песня
Никах конегез белэн cезне!!! - Бэхетле булыгыз!:)*?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен