Матур Өфө ҡалаһы (Уфа каласы) (исполнитель: Мәгәфүр Хисмәтуллин)
Өфе каласы Мәсәлим Вәлиев көе Кадыйр Даян сүзләре /Мәгәфүр Хисмәтуллин, Хөсәен Мәжитов репертуарыннан/ Агыйделнең буе ямьле, Гөл чәчәкле даласы. Шул Иделнең ярларында Матур Өфе каласы. Эх, Өфе каласы — Ямьле Идел буенда. Кайда гына йөресәм дә Син булырсың уемда. Өфе урамнары асфальт, Биек яңа йортлары. Кара төнне көндез итә Балкып янган утлары. Эх, Өфе каласы — Ямьле Идел буенда. Кайда гына йөресәм дә Син булырсың уемда. Өфе бакчалары матур, Гөл чәчәккә күмелгән. Җәйге көндә бер күрсәң дә Мәңге китми күңелдән. Эх, Өфе каласы — Ямьле Идел буенда. Кайда гына йөресәм дә Син булырсың уемда.