Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Кайчан гына килерсең син, Күзләреңә генә карар идем. Бер сүз әйтмәсәң дә күзләреңнән Аңлар идем сине, аңлар идем. Күңелемдә моң диңгезе Дулкын гына, талгын гына. Килер әле диеп көтә-көтә, Гомерем үтә ялгыз гына. Кайчан гына килерсең син, Газап утларында янмас идем. Ялкыннарын җилгә балкып, иркәм, Учак көлләренә калмас идем.