Бэхетлеме син, иркэм (исполнитель: Альфина Азгамова & Артур Гафаров)
1. Гомер көндәлеген барлыйм, Бергә узган елларны Бәхетле итә алдыммы? Белмим шул юлларыңны Кушымта: Бер нигә дә үкенмичә, Гомер йомгагын сүтәм, Мин үзем чиксез бәхетле, Бәхетлеме син, иркәм? 2. Сөенәмен очратканга, Юлымда сине күптән Ә син мине сайлаганга, Үкенмисенме, иркәм? Кушымта 3. Дөньялар яктырып китер, Шул сүзеңне ишетсәм, Мин бәхетле синең белән, Син диеп яшим дисәң! Кушымта + Әйтче миңа чын күңелдән, Барыбер сүзең көтәм, Мин үзем чиксез бәхетле, Бәхетлеме син, иркәм?