Муса Җәлил (исполнитель: Карак песи (Мияу, мияу, пескәем))

Карак песи

Муса Җәлил сүзләре
Җәүдәт Фәйзи көе

Чоландагы ак майга 
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:

— Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.

Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе 
Ялт иттергән ак майны!

— Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
А мне бы в небо  Hollywood how we roll  Сура город  Оранжевое солнце в облаках Краски  Living On The Frontline Eddy Grant  Wish We Were Older Metro Station  Ант вирус  Chine chine 
О чем песня
Карак песи (Мияу, мияу, пескәем) - Муса Җәлил?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен