Кайтмаска диеп китэм (исполнитель: Фэрит Таишев хэм Ландыш Нигмэтжанова)

Мин бүген хыялдан үргән
Бәхет чилеген сүтәм,
Өметемне йөгәнлим дә,
Кайтмаска диеп китәм.

Сагыш кочагында яшим,
Ни әйтим сиңа тагын?
Минем синең тормышыңнан
Кайтмаска киткән чагым.

Синең янда читлектә мин,
Синсез очар кош икән.
Өметемне канат итеп
Кайтмаска диеп китәм.

Сагыш кочагында яшим,
Ни әйтим сиңа тагын?
Минем синең тормышыңнан
Кайтмаска киткән чагым.

Хисләремнең колы булып,
Яши алмыйм мин бүтән.
Үземнән качып китсәм дә,
Кайтмаска диеп китәм.

Без ясаган яраларга
Бу аерылу үзе дәва.
Табалырбыз җанга дәва,
Син бер ярда мин бер ярда.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Владимир Высоцкий Мне ребята  Владимир Высоцкий Песня спившегося снайпера  Владимир Высоцкий Песня про физиков  Владимир Высоцкий Нейтральная полоса  Владимир Высоцкий Подводная лодка  Владимир Высоцкий Про личность в штатском  Владимир Высоцкий Песня космических негодяев 
О чем песня
Фэрит Таишев хэм Ландыш Нигмэтжанова - Кайтмаска диеп китэм?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен