Исәр (Ильфак Шигапов суз., Лилия Ахунжанова муз.) (исполнитель: Ляйсан Мухиева)

"Исәр"

1. Төнге авыл исәр җилләр генә 
Урамнарда йөри адашып. 
Айлы төндә җилдәй ул да йөри 
Күккә төбәп назлы карашын. 

Кушымта:
Гомер буе Зөһрә кызны көтеп, 
Ул яшәде Исәр саналып. 
Күңеленә бөтен моңны җыеп, 
Хыялыннан моңсу көч алып.

2. Кемнәр кабул итәр, кемнәр аңлар 
Ялгыз ирнең күңел серләрен. 
Ул яшәде айлы төннәр көтеп, 
Бүтән бәхет таба белмәде. 

Кушымта:
Гомер буе Зөһрә кызны көтеп, 
Ул яшәде Исәр саналып. 
Күңеленә бөтен моңны җыеп, 
Хыялыннан моңсу көч алып.

3. Яшьли яра алган йөрәгенә, 
Дәва тапмый ялгыз яшәде. 
Исәр дигән авыр сүзләргә дә 
Ул елмайды, каршы дәшмәде.

Кушымта:
Айга менгән диләр Зөһрә кызны 
Явызлыкка түзә алмагач. 
Мин дә бүген айга менәр идем 
Күңелемә урын тапмагач.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Лсп малышка любит  Green Sky  Друг другу мы клялись в любви  Aysteek  Если бы ты стал богом  Санчес tv 
О чем песня
Ляйсан Мухиева - Исәр (Ильфак Шигапов суз., Лилия Ахунжанова муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен