Балан (минус) (исполнитель: Зухра Сахабиева.)
1.Бала чакта өй артында (G) Үсәдер иде балан. (Am) Көзләр җиткән саен шушы (G) Баланны искә алам. (Am) К-та: Бакчаларга йөгреп чыгам, (G) Әнкәй җыядыр балан. (Am) "Әче!" дия-дия әнкәм (G) Кулыннан балан кабам. (Am) 2.Көзләр килгәч тәлгәш-тәлгәш Кызарып пешкән балан. Хәтирәләр булып балан Балачак ярында калган. 3.Ничә еллар узган инде Исемдә тәме хаман. Иң татлысы булган икән Әнкәм кулыннан балан.