Туган Як (исполнитель: Уральская Тюркская Республика)

Туган якка юл тотамын 
Туган як, туган як.
Иң гүзәл газиз якка
Туган як, туган як.
Җир җиләкләре пешкән чак,
Туган як, туган як
Ашыгам каенлыкка,
Туган як, туган як.

Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә,
Каенлыкта җиләк пешкән,
Тиз үрелеп өз генә.

Чәчәкләрнең ниндие юк,
Туган як, туган як.
Хуш исле аллы-гөлле,
Туган як, туган як.
Бу якларга беркайда да,
Туган як, туган як.
Һич тиңнәр булмас төсле,
Туган як, туган як.

Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә,
Каенлыкта җиләк пешкән,
Тиз үрелеп өз генә.

Каенлыкта сайрый кошлар,
Сайрый – сайрый кошлар.
Бер туктамый өздереп,
Өздереп- өздереп.
Озакламам кайтырмын мин,
Кайтырмын – кайтырмын.
Торып булмас көттереп,
Көттереп –көттереп.

Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә,
Каенлыкта җиләк пешкән,
Тиз үрелеп өз генә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Homie-я  Песня про шута и королеву  Капитан моего корабля ты капитан  Kazuki kato easy go  Дай ми мила In Vinko Veritas Rock-H Рокаш  Быть самим собой песня из мультфильма  Мы на расстоянии звонка 
О чем песня
Уральская Тюркская Республика - Туган Як?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен