Тик кил генэ (Риваль Хисматуллин көе Эльвира Сафина сүзләре) (исполнитель: Ильшат Валеев)

Тик кил генә! 

Бар шатлыгым – сине яратуым, 
Хыял белән яшим мин хәзер. 
Йөрәккәем шашып яратудан 
Яннарыңа очарга әзер. 

Кушымта: 
Сөю уртак, тик юллар аерым, 
Уйларымда син, тик син генә. 
Сине күреп күңел бер сөенсен, 
Сылтау табып кил, тик кил генә. 

Бернэрсэне  килми үзгәртәсем, 
Мин сөюем белән бәхетле. 
Син янымда булсаң бәлки әле, 
Тәмен белмәс идем бәхетнең. 

Күңел “кил” ди, акыл аннан көлә, 
Белә бит ул синең килмәсең. 
Якты сөю, татлы сөю белән 
Гомеремнең үтеп китәсен.

Риваль Хисматуллин көе
Эльвира Сафина суз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Agnostic Front  Changes  Unbreak My Heart Weezer  Abyss  Любить  НОВИНКА 2014  Silverstein The Artist  Stay with me to night 
О чем песня
Ильшат Валеев - Тик кил генэ (Риваль Хисматуллин көе Эльвира Сафина сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен