Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
"АК КАЕН" Сандугачка серен сөйли Өй артында ак каен. Шул каенга сыенып елыйм Сине сагынган саен. Куш: Мин елыйм, мин елыйм Сине сагынган саен. Җырчысын чагынып каен, Көтеп ала май аен. Ник булмадык икән лә без: Мин - сандугач, син - каен? Куш: Ник булмадык, ник булмадык Мин - сандугач, син - каен? Алар бездән бәхетлерәк, Серләшәләр таң саен. Ялгыз җанымны яндырма, Бергә булыйк, тап җаен. Куш: Җанымны яндырма, Бергә булыйк, тап җаен.