Ялгышу (исполнитель: Илсөя Бәдретдинова)

Язмыш белән дусларча уйныйбыз,
Аера беләбез дип уйлыйбыз
Бу тормышта кемнәр шайтаннар, ә кемнәр фәрештә.
Ак белән караны күрәбез дип,
Яшибез, бик күпне беләбез дип,
Хәр нәрсәгә безнең тормышта бер киштә.

Без тагын барысын бутаганбыз,
Ялгыш фәрештә дип атаганбыз
Ясалма канатлар таккан ак киемле шайтанны.
Без ялгыш юллардан атлаганбыз,
Чүп диеп гөлләрне утаганбыз,
Болытлы кич белән бутаганбыз изге ак таңны.

Яктылык күрсәтмичә янабыз,
Изгелек кирәк дип кычкырабыз
Без сайлаган юллар оҗмахка илтә диеп уйлап.
Акыллы кыяфәт яратабыз,
Бирсәләр бәясен - без сатабыз.
Һәрнәрсәнең хакы әллә кайчан куелган санап.

Без тагын барысын бутаганбыз,
Ялгыш фәрештә дип атаганбыз
Ясалма канатлар таккан ак киемле шайтанны.
Без ялгыш юллардан атлаганбыз,
Чүп диеп гөлләрне утаганбыз,
Болытлы кич белән бутаганбыз изге ак таңны.

Файдасы тиерләрне таныйбыз,
Иң хаклылар - без, диеп, саныйбыз,
Юлда егылганнар үзләре гаепле бит, диеп.
Көчлеләр күрсәк мескенләнәбез,
Мескенләр күрсәк көчлеләнәбез,
Һәрвакыт яраган-кирәккән битлекләрне киеп.

Без тагын барысын бутаганбыз,
Ялгыш фәрештә дип атаганбыз
Ясалма канатлар таккан ак киемле шайтанны.
Без ялгыш юллардан атлаганбыз,
Чүп диеп гөлләрне утаганбыз,
Болытлы кич белән бутаганбыз изге ак таңны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Зэнгэр томан Марат Мухин 2013 Max Trigger  Эллэ сине хаман яратам мин Эльмира  Простой человек RamzeS beat prod Влад Астахов  Платье белое примеряешь ты зеркалу  Послушно сердце выключаем Zemfira  Слеза время истекло  Ямьле язлар да очраттым мин сине Диана Арифуллина 
О чем песня
Илсөя Бәдретдинова - Ялгышу?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен