Син теләсәң – мин очармын,Синең өчен диңгезләрдән,Дәрьялардан юл ясармын. (исполнитель: Гузель Уразова)

Назым, җаным, сине көттем, яр иттем, парлы канатым.
Сине бу кадәрле тик мин яраттым.
Кем әйтсә бер нахак сүз, ышанма – ялган,
Мәхәббәт сүзләре сөйли карашым!

Син бүгеннән үз кулың белән мине сал утларга,
Тик мине яратып туктама!
Син теләсәң – мин очармын,
Синең өчен диңгезләрдән,
Дәрьялардан юл ясармын.
Арабызга керсәләр табармын,
Бар өзелгән җепләрне ялгармын,
Бу җирне иңләп-буйлап юл ясармын.

Назым, җаным, сине көттем, яр иттем, үлеп яраттым.
Бөек бу җиһанда тик син канатым.
Кем әйтсә бер нахак сүз, ышанма – ялган,
Ярату сүзләре сөйли карашым!

Син бүгеннән үз кулың белән мине сал утларга,
Тик мине яратып туктама!
Син теләсәң – мин очармын,
Синең өчен диңгезләрдән,
Дәрьялардан юл ясармын.
Арабызга керсәләр табармын,
Бар өзелгән җепләрне ялгармын,
Бу җирне иңләп-буйлап юл ясармын.

Яратканым син генә,
"Оҗмах" булыр яшәр җирем -
Яннарыма кил генә.

Син бүгеннән үз кулың белән мине сал утларга,
Тик мине яратып туктама!
Син теләсәң – мин очармын,
Синең өчен диңгезләрдән,
Дәрьялардан юл ясармын.
Арабызга керсәләр табармын,
Бар өзелгән җепләрне ялгармын,
Бу җирне иңләп-буйлап юл ясармын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Course Of Nature 1000 Times  Course Of Nature Better Part of Me  Course Of Nature After the Fall  Full of Fire The Knife  Black Lab Mine Again  Black Lab Ghost In Your Mind  Black Lab The Real You  Black Lab This Night 
О чем песня
Гузель Уразова - Син теләсәң – мин очармын,Синең өчен диңгезләрдән,Дәрьялардан юл ясармын.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен