Эйтме син аур суз (исполнитель: Фанис Ганиев)

Беркайчан әйтмә син авыр сүз —
Бик кыска, әй, кыска гомерләр.
Син минем гомерлек юлдашым.
Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә тyз!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Бик авыр минутлар булса да,
Тап миңа шул вакыт җылы сүз;
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә, түз!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын.
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы.
Гөрләтеп яшисе бар әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Calabrese Resurrection  Sarutari Criminale Maxim  Calabrese One of Us  Calabrese Blood In My Eyes  The King Blues My Boulder  The King Blues I Got Love 
О чем песня
Фанис Ганиев - Эйтме син аур суз?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен