Кояш хэм йорэк - Тэслимэ Низами кое, Галимжан Гыйльманов сузлэре (исполнитель: Айназ Мингазов)

Онытырга күмпе теләсәм дә,
Йөрәгемнән һаман китмисең.
Гомер елгам ага салмак гына,
Тик син генә җанга җитмисең.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

Төннәр буе укыйм хатларыңны,
Искә алып бергә чакларны.
Шул чакларны моңлы бер жыр итеп,
Йөрәгемдә мәңге саклармын.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

Тагын язлар килде, кар суыдай
Куңелләрем тагын ярсына.
Хәбәр салсаң, гөрләвекләр булып
Йөгерер идем синең каршыңа.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Tic tac  Galy4 feat Timazz  Dom!No - Наши вечера  Higurashi no Naku Koro n  My Life ft Cee-Lo Green Slaughterhouse  Tum Hi Ho Acoustic Cover -- Aakash Gandhi ft Sanam  Mekakucity Actors Days  The Minions Song Banana The Minions 
О чем песня
Айназ Мингазов - Кояш хэм йорэк - Тэслимэ Низами кое, Галимжан Гыйльманов сузлэре?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен