Карлар, бураннар Нафиса Сабирзянова кое, сузлэре. (исполнитель: Нафиса Сабирзянова)
Карлар, бураннар Нәфисә Сабирҗанова көе һәм сүзләре. 1. Карлы да, буранлы да, Кышның кыска көннәре. Кемгәдер бәхет яуган, Көртләр күмгән кемнәрне. кушымта: Кыш җиткән, гомернең дә Яртысы үтеп киткән. Без эзләгән ул бәхет Яшәүнең үзе икән. 2. Карларда, бураннарда Калган минем эзләр дә. Бәхетне танып була Янып торган күзләрдә. 3. Карларда, бураннарда Йөрим җанны иркәләп. Үткәнне уйлап яшәргә Безгә әле иртәрәк.