Асылъяр (исполнитель: Бегичев Хайдар+Сахабиева Зухра)
Әйдә барыйк сәхрәләргә, сәхрәләргә, Гөлләр араларына, Асылъяр, Матур яр, гүзәлем, Өзелә лә үзәгем. Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз Былбыл балаларына, Асылъяр, Асылъяр, күгәрчен, Күрми ничек түзәрсең. Яшьлек – безнең багыбыз, багыбыз, Гөлләр үпкән чагыбыз, Асылъяр, Матур яр, кошкаем, Аерылмабыз, дускаем. Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек, Гөрләп үскән чагыбыз, матур яр, Асылъяр, кошкаем, Аерылмаек, дускаем.