Ут яна минем йөрәгем (Айгөл Валиуллина сүзләре, (исполнитель: Эльнара Ганиева)

Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш ник шулай?!
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр,
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып монңар кайтсын
Авылыма янадан.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Яшьлегемне сагынам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Люблю тебя Чечня я Алихан Амхадов  Одна красивая леди bahh tee  Русская версия One Piece  Мы не такие как все Иван  Между Небом и Землей Dj Smash feat Shahzoda  Маэстро - забавно  Моя голова перекресток 
О чем песня
Эльнара Ганиева - Ут яна минем йөрәгем (Айгөл Валиуллина сүзләре,?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен