Агидель (исполнитель: Салават)

Агыйделне аша чыксам
Бозы ярылмас микән?
Үткәннәргә кайтам әле –
Яшьлек табылмас микән

Агыйделнең күперләре
Киң микән, үтүләре
Яшьли сөйгән ярың белән
Шат гомер итүляре.

Агыйделнең текә ярын
Сулары уя микән?
Бу дөньяда яшәүләрдән
Кем генә туя икән?

Агыйделнең күперләре
Киң микән, үтүләре
Яшьли сөйгән ярың белән
Шат гомер итүляре.

Агыйделнең ярларында
Үсә микән камышлар?
Кайлан гына дәва табыйм
Йөрәктәге сагышка?

Агыйделнең күперләре
Киң микән, үтүләре
Яшьли сөйгән ярың белән
Шат гомер итүляре.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Бабушка Нина  Контрреволюция - Будь русским  Просто обними и не закрывай глаза  Сарьян  Все это рок ролл  Константин берет гитару  Трогать зомб 
О чем песня
Салават - Агидель?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен