Син минем сыңар (минус) (исполнитель: Гузель Уразова и Ильдар Хакимов)
https:/ [bad word] g.urazova (Х. Мәткәримов көе, Г. Кәримова сүзләре) 1. Пар балдаклар алыштык та, Бер җан булып кавыштык. Һәркем җирдә ярын эзли, Без дә шулай кавыштык. КУШЫМТА: Син, җаным, минем сыңар, Мин дә бит синең сыңар. Безнең бәхетне язмышлар Гомер буена сынар. 2. Йөзгә бөркер җыерчыклар, Чәчләргә бәсләр кунар. Ул чакта да безнең күздә Сөюдән очкын уйнар. 3. Таһирләрне-Зөһрәләрне Без уздырып сөярбез. “Иң олы һәм үрнәк сөю - Ул безнеке!” – диярбез.