Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле Серләремне берәр утырып. (исполнитель: Вәсилә Фәттахова)

Сиңа бер серемне мин сөйләрмен әле,
Бер сөйләрмен әле,тыңласаң.
Йөрәгемдә йөрткән әйтер сүзләремне,
Хисләремне минем аңласаң.

Сөйли алмам, ахры, сиңа серләремне,
Калсын инде йөрәк түрендә.
Җавапсыз мәхәббәт кемгә соң ул кирәк?-
Язмыш җиле кала күңелдә.

Миңа ялгыш кына бер елмайган идең,
Сөю уты капты гомерлек.
Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле
Серләремне берәр утырып.

Синнән берни дә мин өмет иткәнем юк,
Бәхетеңә синең үрелмим.
Җаным белән сиңа һәрчак тартылсам да,
Читкә китәм, сиңа күренмим.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
New Order Senses  New Order Chosen Time  New Order The Him  New Order Doubts Even Here  New Order Denial  New Order All the Way  New Order Love Less  Новый год Рождество 
О чем песня
Вәсилә Фәттахова - Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле Серләремне берәр утырып.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен