Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Син мине кабат тудырдың да, Син миңа бирдең канат. Бозга әйләнгән җанымны Назыңа төрдең кабат. Син соңлап булса да, Мәңгегә кайткан язым. Син күңелем түрендә Моңланып туймас сазым, Моңланып туймас сазым. Ташкынлы күңелем елгасы да Эзләп тапты ярларын. Кошлардай әйләнеп кайтты Онытылган җырларым. Син соңлап булса да, Мәңгегә кайткан язым. Син күңелем түрендә Моңланып туймас сазым, Моңланып туймас сазым. Син бит миңа өр-яңадан Дөньямны бүләк иттең. Әйтерсең лә бер мизгелдә Галәмне иңләп үттем. Син соңлап булса да, Мәңгегә кайткан язым. Син күңелем түрендә Моңланып туймас сазым, Моңланып туймас сазым.