Эй язмыш, язмыш (Сара Садыйкова көе, Сибгат Хәким сүзләре) (исполнитель: ТР дәүләт фольклор музыкасы)

Сара Садыйкова көе
 Сибгат Хәким сүзләре

Әй, язмыш, язмыш,
Туган җиремнең
Тугач та кергән
Миңа үз төсе.
Кая барсам да
Мин шат канатлы,
Ирекле, азат,
Һаман үз кеше.

Әй, язмыш, язмыш,
Теләмим башка,
Башка бер җәйне —
Мин үз җәемнән.
Аерма мине
Туган илемнән,
Кара икмәгем,
Сөтле чәемнән.

Әй, язмыш, язмыш,
Ташлама читкә,
Читтә сулырмын
Кайгыдан, моңнан.
Аерма мине
Өй түремдәге
Миләшләремнән,
Каеннарымнан.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Jang Dong Gun - More Than Me  Мой Город Gana Rec Mania  Рем дига весна  Altima - Burst the Gravity  Набат Коноплянников  Мир будет брошен tanir  Spasibo tebe saro  Белое не чёрное смешарики 
О чем песня
ТР дәүләт фольклор музыкасы - Эй язмыш, язмыш (Сара Садыйкова көе, Сибгат Хәким сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен