Хыянәт ачысы (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль Хисматуллин көе) (исполнитель: Ильвина)
1. Таптадың гөлләрне, яр иттең кемнәрне? Сагышлар куленә төшердең... Өздең бит бәгырем, белмәдең кадерем, Ялганны мин әле төшендем. Кушымта: Таңнарым аталмый, төннәрем үтәлми, Җилләргә таралды мәхәббәт... Тәннәрем өшеде, ни булды төшендер? Нишләттең син мине хыянәт. 2. Хыянәт камчысы, сөюнең каршысы, Әйләнде мәхәббәт корабы. Яшәвем язларсыз, кичләрем назларсыз, Ялгызлык чәчемне тарады. 3. Яшеннең утлары, кадалды уклары, Ялганның ачысы ямандыр. Язмышлар учагы, салкындыр кочагы, Ялгызым янарга калгандыр.