Әтиемә минус с беками (исполнитель: Алиһә Нур)

Әтиемә  
 Эльвира Хәмәтнурова көе   Илдар Гайсин-Гөл Мирһади сүзләре
 
Әти, бәгърем, бик еш искә төшә
Яннарыңда үскән чакларым.
Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп,
Бәйрәм кебек күреп саклады.

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Горурланам, әтием, синең белән,
Рәхмәтлемен бар(ы)сы өчен дә.
Озак яшә, сәламәт бул берүк,
Күз тимәсен яшьлек кичеңә!

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Бик еш искә алам әти сөеп,
Иркәләгән кызчык — үземне…
Тиңлим чиксез тирән диңгезләргә
Мең кадерле көләч йөзеңне?!

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?
Источник: [bad word]  [bad word] node/4878
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мари Краймбрери-Мари  Фа-Соль  Shaman моя ревнивая  Runnin Adam Lambert  My sword  Оставляю 
О чем песня
Алиһә Нур - Әтиемә минус с беками?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен