Җырларга тиң ярым (исполнитель: Фирүзә Хафизова)
Елмайганда,җаным,сине Тиңлим якты кояшка. Күрсәм әгәр яшьләреңне, Керәм утлы сагышка. Моңайганда,җаным, сине Тиңлим елак яңгырга. Килсәм әгәр яннарыңа, Кермәс беркем арага. Үпкә саклап эндәшмәсәң, Тиңлим зәңгәр болытка. Бик-бик авыр булганда да Мин барлыгын син онытма. Күрсәм әгәр башка белән Йөрәккәем ярыла. Күңелемнән җыр яздым Җырларга тиң ярыма.