№ 04. ... Татар халык җыры... Язма:16 (исполнитель: Җырлый:Руслан Галимуллин)

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.

Биек икән тавыгыз да,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Как зовут твои дела  Why dont love me  Красная шапочка настя  Не холодна  Твой или ни чей  TK from Rin Toshite  Серега кинг  В рифму 
О чем песня
Җырлый:Руслан Галимуллин - № 04. ... Татар халык җыры... Язма:16?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен